"Сила удара" проекты нәтиҗәләре

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

30 октябрь көнне "Балтач" УСЗда яшүсмерләр арасында бокс спорт төрен популярлаштыруга юнәлтелгән "Сила удара" проекты гамәлгә ашырылды. Проектның җитәкчесе - "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы директоры Азат Мөнир улы Зәкиев. Проектта өч команда катнашты. Казан шәһәреннән "Подросток" яшьләр (яшүсмерләр) клубы һәм Татарстан Республикасының Шахбокс Федерациясе командалары килгән иде. Шулай ук Балтач районыннан да бер команда җыелды. Чарада барлыгы 130 га якын кеше катнашты, бокс ярышларында 44 катнашучы көч сынашты.  Гомуми нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасының Шахбокс Федерациясе командасы 3 нче урынга, Балтач җыелма командасы 2 нче урынга, "Подросток" яшьләр (яшүсмерләр) клубына караган "Гром" командасы 1 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International