Дөньяда без изге дип атаган сүзләр бар. Һәрбер кеше өчен шундый сүзләрнең берсе - Әни сүзе. Чөнки, бала тугач та, ана белән бала арасында соңгы сулышка кадәр кала торган күзгә күренмәс җепләр сузыла. Шуңа күрә Әниләр көне дигән мондый матур традициянең барлыкка килүе гаҗәп тә түгел. Күпсанлы бәйрәмнәр арасында бу бәйрәм аерым урын алып тора.
Үзәк китапханәнең уку залында “Әниле балачаҡ” дип исемләнгән музыкаль кичә узды
Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнең берсе – туй бәйрәме. Җир йөзендә күпме генә халык яшәсә дә, “Туй” төшенчәсе һәр милләттә дә бар. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре булган кебек, туй йоласы да үзгә. 22 ноябрь көнне Үзәк китапханә Балтач гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучыларын районыбызда яшәүче татар, удмурт, мари туй йолаларын үз эченә алган “Милли рух – милли тәрбия” дип исемләнгән гореф-гадәтләр панорамасына чакырды.
2-10 декабрьдә узачак "Уңайлы мохит" гомумроссия акциясендә катнашырга чакырабыз
Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россиядә ГХАТ органнары оешуга 105 ел тулуга багышланган «Ак туй күлмәге тарихы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Экспозициядә 1969-2014 еллардагы туй киемнәре, узган еллардагы туйларның уникаль фотолары һәм заманча кадрлар, метрик китаплар, аксессуарлар белән танышырга мөмкин.
2022 елның 24 ноябрендә Балтач мәдәният үзәгендә Халыкара әниләр көненә багышланган «Әниләргә назлы сүзләр» дип исемләнгән чара узды. Бәйрәмгә мобилизацияләнгән гражданнарның әниләре һәм хатыннары, күп балалы әниләр чакырылган иде.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен бәйрәм итү традициягә әйләнде.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен бәйрәм итү традициягә әйләнде.
23 ноябердә Әниләр көне алдыннан «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен фитнес тренер белән йога сеансына баруны оештырдылар.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)