Әниләр көненә бәйрәм концерты.

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

     Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен бәйрәм итү традициягә әйләнде. Иң игелекле, җылы һәм назлы бәйрәм. 2022 елның 24 ноябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркем эшчәнлеге кысаларында бәйрәм концерты булып узды. Концерт программасы төрле номерлар белән баетылган иде, укучыларыбыз башкаруындагы дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Милли биюләр, театральләштерелгән номерлар, беркемне дә битараф калдырмады әлбәттә. Бәйрәм дәвамында залда гаҗәеп атмосферасы хөкем сөрде. Әниләр үз балаларының чыгышларын яратып күзәттеләр һәм көчле алкышларга күмделәр. Бәйрәм ахырында чыгыш ясаучылар кадерле әниләренә үз куллары белән әзерләгән чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, ә җавап итеп бик күп рәхмәт һәм соклану сүзләре ишеттеләр!

     Балтач инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Рамазан Фәрзиевич иң изге теләкләр белән әниләргә татлы бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International