2022 елның 24 ноябрендә Балтач мәдәният үзәгендә Халыкара әниләр көненә багышланган «Әниләргә назлы сүзләр» дип исемләнгән чара узды. Бәйрәмгә мобилизацияләнгән гражданнарның әниләре һәм хатыннары, күп балалы әниләр чакырылган иде. Залда 292 хатын-кыз, шул исәптән 60-ы мобилизацияләнгән гражданнар гаиләсеннән иде.
Иң изге теләкләр белән Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов чыгыш ясады. Ул күп балалы ике анага Гөлназ Рәшид кызы Шакирҗановага (Кунур авылы) һәм Лилия Хәкимулла кызы Сабирҗановага (Балтач бистәсе) балаларына лаеклы тәрбия биргәннәре өчен Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен район финанс-бюджет палатасының исәп-хисап бүлеге баш белгече Лилия Харис кызы Фәйзрахманова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы матур җырлар һәм дәртле бию номерлары белән үрелеп барды. Ана исемен лаеклы йөртүче райондашларыбызның барысына да сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез.
Авыл җирлекләре җитәкчеләренә, ХЭС хезмәткәрләренә, мәдәният бүлеге һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләренә, район кулланучылар җәмгыяте (РайПО) хезмәткәрләренә бәйрәмне оештырганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.