Инвалид балалар белән шөгыль. Әниләр өчен йога сеансы

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

23 ноябердә Әниләр көне алдыннан «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре    мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен фитнес тренер белән йога сеансына баруны оештырдылар.  Шул ук вакытта балалары «Бергә күңеллерәк» клубы кысаларында бәйрәм чарасында катнаштылар. Аларга вак моториканы үстерү, игътибарлылык, шулай ук хезмәт күнекмәләрен формалаштыру буенча конкурслар тәкъдим ителде. Чараның йомгаклау өлешендә балалар яраткан әниләренә бүләкләр әзерләделәр. Ә ял итеп кайткан әниләргә бүләкләрен алу икеләтә бәхет китерде!

Әниләр өчен үткәрелгән йога сеансы өчен Назипова Гүзәл Әнәс кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International