Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп кунаклары – балалар. Шушы көнгә багышлап рәсемнәр ясыйлар, конкурсларда һәм төрле чараларында катнашалар.
1 июньдә «Балтач» ял паркында «Хыял» яшьләр үзәге балалар өчен күңел ачу уеннары үткәрде.
Барлык балалар да актив катнаштылар һәм уеннардан уңай эмоцияләр алдылар.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Үзәк ял паркында бәйрәм чарасында катнаштылар.
31 май көнне Балтач районында Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы региональ "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Әлеге сәяхәттә оешманың ак калфаклы гүзәл затлары, актив хатын-кызлар, укытучылар катнашты.
Тапшыручылар белән килешенгән һәм РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2023 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Шәмәрдән торак пунктындагы радиотелеүзәктә 2023 елның 20 һәм 21 июнендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын сүндереп профилактик эшләр башкарылачак
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләрнең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грантлар конкурсы үткәрелде, анда безнең «Хыял» яшьләр үзәге җиңүче булды. Безнең проект «Яшьләр өчен «PRO» дип атала һәм проект кысаларында PRO «Яшьләр медиасы дип аталган чара бар.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Бүген Татарстан Республикасы Балтач район Советының XXVII утырышы узды.
2023 елның 21-29 июлендә Самар өлкәсенең Мастрюков күлләре территориясендә «іВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумы (алга таба – Форум) узачак. 2023 елда форум программасының төп темасы «вакыйгаларны оештыру»булачак. Форум программасы 8 белем бирү сменасы һәм 3 махсус трек буенча узачак. Катнашучыларның планлаштырылган саны 1900 кеше.
2023 елның 29-31 маенда «Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ командасы «Зарница-2023» хәрби - спорт уенының финалында катнашты.
29 майда «Сабантуй» паркында иҗади конкурсларда җиңүчеләрне һәм балалар сәнгать мәктәбе активистларын бүләкләү булды.