"Хыял" МЦ Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтте

2023 елның 2 июне, җомга

Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп кунаклары – балалар. Шушы көнгә багышлап рәсемнәр ясыйлар, конкурсларда һәм төрле чараларында катнашалар.
1 июньдә «Балтач» ял паркында «Хыял» яшьләр үзәге балалар өчен күңел ачу  уеннары үткәрде.
Барлык балалар да актив катнаштылар һәм уеннардан уңай эмоцияләр алдылар.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International