Бүген Татарстан Республикасы Балтач район Советының XXVII утырышы узды.
Утырышның көн тәртибендә Балтач муниципаль районы территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә
ашыруның барышы һәм Яшьләр парламенты эшчәнлеге, сәламәтлек саклау системасының
торышы, Балтач муниципаль районының «Мактаулы гражданы» исемен бирү турында мәсьәләләр каралып, тиешле карарлар кабул ителде.