31 май көнне Балтач районында Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы региональ "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Әлеге сәяхәттә оешманың ак калфаклы гүзәл затлары, актив хатын-кызлар, укытучылар катнашты.
Күчмә утырыш вәкилләре иң элек сәяхәтләрен Балтач үзәк мәчетеннән башлап җибәрделәр. Аннан Норма авылында урнашкан "Тургай" балалар бакчасында дәвам иттеләр, Кариле авылында Камаловлар гаиләсендә булдылар, күпбалалы Галиевлар белән очраштылар. Ор авылында һәйкәлгә чәчәк салдылар. Соңрак Чутай авылы мәдәният йортында күргәзмә белән таныштылар, бу якта яшәүче һөнәрчеләрнең шөгыльләре белән кызыксындылар. Сәяхәтне тәмамлап Борбаш мәдәният йортында утырышта катнаштылар.