ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
23 марттан - 31 мартка кадәр язгы каникул көннәрендә Балтач үзәк китапханәсе яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңае белән "Что такое патриотизм?" темасында анкета үткәрде.

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
31 март көнне, Арбор авыл китапханәсендә клуб белән берлектә кошларга багышлап “Канатлы дусларыбыз”-дип исемләнгән кичә уздырылды.
27 нче  март көнне район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы укучылары, бердәм  республика тестларын тапшыруга  әзерлек йөзеннән, татар теленнән  тестлар эшләп карадылар.  385 укучы катнашкан әлеге чара Балтач һәм Чепья мәктәпләре җирлегендә уздырылды. 

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Соңгы елларда халкыбызның гореф -гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты. Шул  уңайдан 31 март  көнне  Пыжмара   мәдәният   йортында   китапханә   белән  берлектә   "Хуш  киләсең   Нәүрүз!"  бәйрәме үткәрелде.Укучылар  татар  халкының  борынгы   уеннарына,  биюләренә  бик теләп   катнаштылар.
 
 

 Балтач авылара үзәк китапханәсе, балаларның язгы каникулларын мавыктыргыч,кызыклы, файдалы итеп үткәрү максатыннан, кичәләргә, түгәрәкләргә, кызыклы чараларга бик бай булды.  “Татарстанда парклар һәм скверлар елы” уңаеннан,   «Салават күпере” клубына йөрүче китап укучылар, тозлы камырдан  табигать күренешләре ясадылар. Клубның җитәкчесе Гүзәл Фаттахова  балаларга  кошлар, чәчәкләр, агачлар, үсемлекләр, җәнлекләр ясау серләренә өйрәтте.


31
март, 2015 ел
сишәмбе

Сәрдегән авылында  яшәүче Закирова Бибиниса Зыятдин кызына  31 март көнне 90 яшь тулды.  Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч  авыл җирлеге башлыгы   Рашит Насыйбуллин, «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

30 март көнне бер төркем Балтач районы мәдәният хезмәткәрләре- китапханәчеләр, район Мәдәният үзәге, музей һәм киночелтәр бүлеге хезмәткәрләре, китап укучылар Русиядә Әдәбият елы уңаеннан  Арча районы Кушлавыч авылындагы татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайның “Тукаевлар гаиләсе музей-йортын”да экскурсиядә булып кайттылар. Экскурсовод  Ләйлә Мөнир кызы  музейда булган экспонатлар белән таныштырды. Экраннан кечкенә Апушның Кушлавычтагы тормышын чагылдырган слайдлар  күрсәтелде. Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкарылды.Без  Балтачлылар да буш килмәдек. Районда узган нәфис сүз осталары бәйгесендә призлы урыннар алган Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучылары, Балтач  гимназиясенең 3Б сыйныфы укучылары Вахитова Дилия белән Герасимов Азатлар Тукайның шигырьләрен башкардылар. Ә Балтач Мәдәният үзәге хезмәткәрләре Тукай сүзләренә язылган җырларын бүләк иттеләр. Кичә сөекле Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Балтач үзәк китапханә директоры очрашу истәлеге итеп музейга  районыбыз тарихын чагылдырган “Балтач энциклопедия”сен бүләк итте.

Нөнәгәр авыл җирлегендә үзара салым кертелү буенча референдум узды

28
март, 2015 ел
шимбә
Пыжмара  авыл  китапханәсендә  "китап  атналыгы"   уңаеннан  27 март  көнне   2, 4 сыйныф  укучылары  белән  "Хайваннар дөньясында " исемле  викторина  үткәрелде."Хайваннар -кешенең дусты" исемле китап күргәзмәсе төзелде.Укучылар   сорауларга  төгәл  итеп  җавап  бирделәр,  һәркайсы  актив  катнашты.
Пыжмара авыл  китапханәсендә  укучыларның язгы каникулларына туры килә торган  традицион "Китап атналыгы" бара.25 март көнне  3 сыйныф укучылары белән  "Татарстан Республикасы язучылары- балаларга" исемле библиографик дәрес үткәрелде.Библиографик дәреснең максаты:Татарстан Республикасы язучыларының иҗаты белән таныштыру.Теманың эчтәлеге: Г.Тукай, Ш.Галиев, Р.Вәлиеваның  балалар өчен язган шигырьләре,Г.Тукай, А.Алиш әкиятләре белән танышу.Укучылар Г.Тукайның  "Туган як әкиятләре" китабына куелган дисклардагы әкиятләрне компьютер аша карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International