Кушлавыч

2015 елның 31 марты, сишәмбе

30 март көнне бер төркем Балтач районы мәдәният хезмәткәрләре- китапханәчеләр, район Мәдәният үзәге, музей һәм киночелтәр бүлеге хезмәткәрләре, китап укучылар Русиядә Әдәбият елы уңаеннан  Арча районы Кушлавыч авылындагы татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайның “Тукаевлар гаиләсе музей-йортын”да экскурсиядә булып кайттылар. Экскурсовод  Ләйлә Мөнир кызы  музейда булган экспонатлар белән таныштырды. Экраннан кечкенә Апушның Кушлавычтагы тормышын чагылдырган слайдлар  күрсәтелде. Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкарылды.Без  Балтачлылар да буш килмәдек. Районда узган нәфис сүз осталары бәйгесендә призлы урыннар алган Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучылары, Балтач  гимназиясенең 3Б сыйныфы укучылары Вахитова Дилия белән Герасимов Азатлар Тукайның шигырьләрен башкардылар. Ә Балтач Мәдәният үзәге хезмәткәрләре Тукай сүзләренә язылган җырларын бүләк иттеләр. Кичә сөекле Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Балтач үзәк китапханә директоры очрашу истәлеге итеп музейга  районыбыз тарихын чагылдырган “Балтач энциклопедия”сен бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International