Бүген сәг.09.30 да Балтач район Советының Президиум утырышы узды. Анда икенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышының үткәрү көнен һәм утырышта каралачак мәсьәләләр билгеләнде.
2015 нче елның 9 нчы апрелендә Казан шәhәрендә экология hәм табигый ресурслар министерствосында “Экологик проблемаларны чишү” темасы буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Анда ,Чепьядагы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Табигатькә күперләр” исеме астында эшләнгән проект күрсәтелде.(Авторы А.В.Кузнецова).
2нче апрельдә Смәел авыл китапханәсе тарафыннан Смәел гомум белем бирү мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары белән “Кошларым,кошкайларым” темасына экологик әңгәмә үткәрелде.Әңгәмәнең төп максаты булып укучыларны тирә-ягыбызда яшәүче кошларны сакларга өйрәтү торды.Укучылар табигатькә сакчыл караш турында хикәяләр тыңладылар, теманы ачучы презентация карадылар.