ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Кем эшләми, шул ашамый, ди татар халык мәкале. 2016 елдан башлап Татарстанда авыл хуҗалыгының игенчелек тармагына исәпләнгән бюджет акчасын хуҗалыкларга эшенә карап бүлә башлыйлар.

Моңа кадәр һәр хуҗалыкка тигезләп бүленә иде. Димәк, тырышып эшләп игеннәрдән югары уңыш алучы хуҗалыкларга дәүләт ярдәме бермә-бер артачак. Бу җәһәттән, безнең районга калҗаның зуры эләгер шәт. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Балтач республика районнары арасында иң күп — 134 балл җыйган иде. Быел да игенчелектә ирешкән уңышлар кечкенә түгел, рейтинг нәтиҗәләре ноябрь азагына билгеле булачак диләр.

Шубан мәдәният йорты фойесында элеккеге авыл тормышын чагылдырган музей авылга килгән һәркемдә зур кызыксыну уята.

Район хуҗалыкларыннан техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча сөйләшергә килгән инженерлар да әлеге музейның эшчәнлеге белән дә таныштылар. Аларны монда куелган халкыбызның элекке көнкүреш куллану әйберләре белән авыл активисты Әминә Мөхәммәтҗанова таныштырды.

Берничә хуҗалыкта соңгы культуралардан бушаган басуны туңга сөрүне исәпләмәгәндә, район игенчеләре көзге кыр эшләрен уңышлы төгәлләделәр.

Инде техниканы кышкы саклауга куюны төгәлләгән, аларны 2016 ел язы өчен ремонтлый башлаган хуҗалыклар да бар. Шуларның берсе — «Алга» ачык акционерлык җәмгыяте. Биредә 7 комбайнны да юып-чистартып, агач түмәрләргә күтәртеп куйганнар. Терлек азыклары хәзерләү техникасы да махсус урыннарга урнаштырылган. Икенче бер зонада җир эшкәртү, үсемлекләрне тәрбияләү өчен кирәкле тагылма авыл хуҗалыгы машиналары тезеп куелган.

Өч кешедән торган бригада эш өчен кирәкле бөтен шартлар тудырылган мастерскойда аларны ремонтлау белән шөгыльләнә. 5 культиватор, 3 чәчкечне ремонтлаганнар инде. Район хуҗалыкларыннан семинарга килгән баш инженерлар боларны үз күзләре белән күрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, киңәштеләр. Әнә «Сорнай», «Якты юл», «Яңа тормыш» хуҗалыклары баш инженерлары барлык төр җир эшкәртү машиналарын яңа елга кадәр ремонтлап бетерүне максат иткәннәр. «Алга»дагы кебек аларда да сезонда гына эшли торган трактор, комбайннарны саклауга куйганда ук кимчелекле узелларын ачыклап, аларга запас частьлар юнәтү хәстәрен хәзердән үк күрә башлаганнар. Бәя артмыйча калган ел юк. Аякны алдан киенгәч, борчу-мәшәкате дә кимрәк була, ремонтта арзангарак төшә, диләр.

Район күмәк хуҗалыкларында 5601 тырма, 234 чәчкеч, 278 культиватор, 284 каток ремонтлыйсы бар. 613 тракторны сезонда сынатмаслык итеп карап чыгу сорала. Эш күләме зур. Шуңа күрә һәр хуҗалыкта инде бүгеннән ремонт бригадалары оештырырга кирәк. Аларга «Алга»дагы кебек уңайлы эш шартлары тудырылсын, һәркайсы белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелсен, җиткерелгән заданиеләр һәм хезмәтләре өчен түләү тәртипләре язып куелган булсын. Хуҗалыкның баш агрономы җитәкчелегендәге комиссия кабул итеп алып язылган актка имза салынганнан соң техника ремонттан чыккан булып санала һәм шуннан соң гына аны ремонтлаучыларга хезмәт хакы язылырга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре оештырган семинарның киңәшмә өлеше Шубан мәдәният йортында дәвам итте.

Идарә белгечләре Ришат Нуриев һәм Мәсхүт Гарипов авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә инженерлар эшчәнлегенең мөһим роль уйнавын күрсәтеп, хәзер, барыннан да бигрәк, техниканы дөрес итеп кышкы саклауга куюны оештыру кирәклегенә басым ясап сөйләделәр. Соңыннан техника белгечләре бер берсен 30 октябрьда булачак һәнәри бәйрәмнәре — Инженер-механиклар көне белән котладылар. Үз чиратыбызда бездә котлыйбыз. Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 29 октябрь көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен шигърият кичәсе уздырдылар. Бу кичәгә шигырь язу остасы Хөрмәтуллина Мәгъмүрә чакырылды.  Өлкәннәребез Мәгъмүрә апаның матур шигырләрен тыңлап, җаннарына тынычлык алып, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

 


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

  25 октябрь көнне Кили авыл китапханәсендә  6-9 сыйныф укучылары катнашында ” Кеше кайчан матур була?” исемле матурлык дәресе үткәрелде. Кеше –  табигать тарафыннан яратылган иң бөек зат, ул бу дөньяга матур яшәү өчен туа. Ә матурлык – бик тирән мәгънәгә ия булган сүз ул. Кешене тышкы матурлык кына бизиме?  Кеше өчен иң кирәге – эчке матурлык, күңел матурлыгы. Без дә  кызлар белән матурлык сүзенең  күп мәгънәле булуын исбатлап, “ Кеше – җирнең иң гүзәл бизәге” дигән фикергә килдек.  

Һәр кеше эшле булып, эшләгәненә тиешлесен алып, янәшәдәгеләр кебек закон буенча салымын түләп тынычлап яшәргә хокуклы. Әмма арабызда законнарга буйсынмый яшәүчеләр, ягъни рәсми рәвештә теркәлмичә такси хезмәте күрсәткән, авыр йөк ташып акча эшләгәннәр шактый.  Хезмәт кодексына бәйле закон бозулар буенча  “Кайнар линия” эшләп килә. Андый очракларга тап булсагыз, кичекмәстән,  2-61-51, 2-59-35 номерларына шалтырата аласыз. 

 27 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсенә “Укучының мәдәни көндәлеге” проеты кысаларында нәни китап укучылар “Балачакка кайтып киләм” исемле очрашу кичәсенә җыелды. Ә кичәбезгә  якташыбыз, сабыйларга “Бирегез миңа түбәтәй” китабын бүләк иткән Фәридә апа Шакирова килде. Тәкъдир итү кичәсе язучының тормыш юлын, иҗатын яктырткан презентация белән бизәлде. Укытучылар Алсу Камилевна һәм Гүзәл Карамовна җитәкчелегендәге гимназиянең 4А, 4Б сыйныфы укучылары шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, әсәрен сәхнәләштерделәр.  Ә Фәридә апа укучыларга үзенең шигырьләрен бүләк итте.


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Кеше гомере истәлекле вакыйгаларга бай. Шуларның иң мөһиме – паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булудыр. Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. 26 октябрь көнне район ЗАГС бүлегендә яшь гражданнарыбызга паспорт тапшырылды. Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәр укучыга матур теләкләрен җиткезеп, укуда да,  хезмәттә дә сынатмауларын, районыбызның чын патриотлары булып үсүләрен теләде.Яшь балтачлыларга киләчәктә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен телибез!
2015 елның 27 октябрендә “Социаль туризм» кысаларында  “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләндерү узучы  пенсионерлар hәм инвалидлар Арчадагы Кырлай авылындагы “Тукай-Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.
26 октябрь көнне Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Салавыч мәдәният йортыннан үзешчәннәр хәйрия концерты белән килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International