ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

8 январь көнне Борнак авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Тапкырларга табышмак” исемле викторина үткәрелде. Укучылар халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турындагы белемнәрен ныгыттылар. Тапкырлыкта, җитезлекә, зирәклектә үзләренең көчләрен сынаштылар.

    Кышкы каникуллар- балаларның зарыгып көтеп алган яллары. Балалар ялларын чаңгы трассаларында, коньки мәйданчыкларында уйнап, төрле мәдәни чараларда күңел ачалар. Китапханәләрдә еш була балалар.Балтач үзәк китапханәсендә  һәм авыл китапханәләрендә түбәндәге чаралар уздырылды. 

 

 

Яңа ел бизәлеше, үткәрелгән чаралар буенча муниципаль районнар арасында республика конкурсы бара. 

Районыбызның педагоглары  үзләренең квалификация дәрәҗәләрен раслады. 9 педагог югары, 98 педагог 1нче категорияга ия булды.

"Халыклар  дуслыгы" музее Яңа ел бәйрәмнәре ялларында 4, 5, 6, 8 гыйнвар көннәрендә эшләде - Балтач районы Чипья, Шода, Чапшар, Сәрдек, Норма, Ошма, Көшкәтбаш авылларыннан, шулай ук Саба, Кукмара районы, Удмуртиядән, Мәскәү, Казан, Новороссийск шәһәрләреннән кунаклар кабул итте. 

"Халыклар дуслыгы" музее Яңа 2016 елда да узендә көтеп кала. Рәхим итегез! 


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

29 декабрь көнне Карадуган музеена Карадуган, Арбаш, Таузар авылларының яшь гаиләләре очрашуга җыелды.

Музей экспозицияләре белән танышканнан соң мәктәп чыршысы янында ял кичәсе үткәрдек.  Яшь гаиләләрне район яшьләр бүлегеннән Айсылу Нуриева, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Низамиев Шамил Вәкилевич,  “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Зыятдинов Булат Бакиевич, Карадуган мәктәбе директоры Зарипова Гөлсинә Фаилевна сәламләп үттеләр.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Балтач районы фермеры «Казан» агропромпаркында үз товарларын сата.

Шода авылында яшәүче Азат Дәүләтшин крестьян-фермер хуҗалыгы күпләр өчен үрнәк булып тора. Ул сарыклар үрчетү буенча ферма төзү өчен бюджеттан ярдәм алды, 2015 елда «Лизинг-грант» программасында катнашты.


Хуҗалыгында 320 баш сарык, 60 ат, 10 сыер асрый. Киләчәктә атларның баш санын 200 итәргә җыена. Азат Дәүләтшин үз техникасы белән 3 меңнән артык рулон печән җитештерә, шуларның 2 меңен сата. Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгында 7 кеше хезмәт куя. Фермерның Балтач бистәсендә кибете һәм кафесы бар. «Казан» агропромпаркына үзе җитештергән ит һәм сыйфатлы казылык белән дә сату итә.

Әтнә авыл клубында булып узган  Яңа ел бәйрәме кичәсе.

5 нче гыйнвар көнне Норма мәдәният йортында балалар өчен оештырылган "Кар бураннарны туздырып Яңа Ел килә безгә" дип исемләнгән кичә булып узды. 


4
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

2015 елныӊ 1 декабренә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акча кеременең 30 проценты хезмәт хакы түләүгә тотылган булган (әлегә 1нче гыйнварга саннар җыелып бетмәгән).

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1 эшчегә уртача айлык хезмәт хакы күләме 18 мең 112 сум тәшкил иткән. Уртача айлык хезмәт хакы «Яӊа тормыш»та – 20 мең 697 сум, «Труд»та – 19 мең 539 сум, «Смәел»дә – 19 мең 245 сум, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта – 19 мең 116 сум булганда, «Алга»да – 14969 сум, «Якты юл»,  «Уӊыш», «Борнак», Тукай исемендәге, «Активист» хуҗалыкларында – 16 мең сумнан артып кына киткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International