Балтач үзәк һәм авыл китапханәләрендә бәйрәм ялларында уздырылган чаралар.

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Кышкы каникуллар- балаларның зарыгып көтеп алган яллары. Балалар ялларын чаңгы трассаларында, коньки мәйданчыкларында уйнап, төрле мәдәни чараларда күңел ачалар. Китапханәләрдә еш була балалар. 28 декабрь көнне Кече Лызи урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Земфира җитәкчелегендә Балтач үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә белән танышканнан соң уку залында “Снежная викторина” исемле кышка багышланган викторинада катнашып көч сынаштылар. Ахырдан балалар китапханәсенә килә торган газета-журналлар, энциклопедияләр белән танышып белемнәрен арттырдылар.

“Дөнья белән танышулар китаплардан башлана” исемле әдәби сәяхәт, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, балаларның кышкы каникул көннәрендә 4 нче гыйнвар көнне Балтач үзәк балалар китапханәсенә килгән китап укучылар белән үтте. Нәни китап укучыларыбыз китапханәбез һәм китапханәгә йөрү тәртипләре белән танышкач, уку залында төрле эчтәлектәге китаплар һәм журналлар укыдылар. Кышка багышланган китаплар буенча әдәби сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәбезгә  китап укучы булып язылып, өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.

    Авыл китапханәләрендә түбәндәге чаралар уздырылды:

5 январь Борбаш авыл китапханәсе  «Куян кызы» китабын балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кычкырып уку; 8 январь Борнак авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тапкырларга –табышмак»- викторина; 2 январь- К.Серьма авыл китапханәсе «Книжки- верные друзья» 1 сыйныф укучыларына кычкырып уку; Кенәбаш авыл китапханәсе 5 январь 1 - 4 нче сыйныф укучылары катнашында нәфис сүз осталары бәйгесе, 7 январь -яңа китапларга күзәтү; Көек авыл китапханәсе 4 январь 1-3 сыйныф укучылары өчен «Әкиятләр иленә сәяхәт», 9 январь яшьләр өчен «Искечә Яңа Ел»;  5 январь көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Туган як язучылары иҗатында табигать» тематик кичә;  30 январь Сосна авыл китапханәсе 1 сыйныф укучылары өчен «Минем беренче китабым» тематик кичә,  6 январь Нөнәгәр авыл китапханәсе китап укучылар өчен «Чыршы бәйрәме»; 5 январь Пыжмара авыл китапханәсе 5-6 сыйныф укучылары өчен «Моң иясе» Н.Җиханов иҗатына күзәтү; 4 январь Ярак Чурма авыл китапханәсе 3-4 сыйныф укучылары өчен «Наше пресса- на все интересы» мәгълүмат сәгате,  5 январь Сәрдек авыл китапханәсе «Эш сөймәсне кем сөйсен?» 10 сыйныф укучылары өчен әңгәмә; 5 январь Әтнә авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары өчен «Барысы да кошлар турында» викторина, 7 январь Арбор авыл китапханәсендә «Җидегән чишмәләргә йөзек салдым» яшьләр өчен викторина; 5 нче гыйнвар көнне Балтач үзәк китапханәсендә “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы утырышы булып узды.

       8 нче гыйнвар көнне Татарстанның күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Җир һәм күңел җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштылар.

      

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International