ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

29 март көнне Чепья авылындагы “Халыклар дуслыгы” музеена нигез салучы, бүгенге көнгә кадәр 52 ел дәвамында аның алыштыргысыз директоры булган, Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан ага Галиевка 90 яшь тулды. Әлеге күркәм олуг юбилее уңаеннан ул "Халыклар дуслыгы" музеенда күп санлы кунаклар һәм котлаулар кабул итте. Ил агасын тәбрикләргә районның оешма-предприятие җитәкчеләре, хезмәт юлында бергә эшләгән хуҗалык рәисләре, хезмәттәшләре килде һәм республика җитәкчелегеннән мәртәбәле шәхесләр кайткан иде.

Балтач гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары язгы каникулларын яраткан мәктәбендә уздыруны кулаерак күрә. 2-3 һәм 4-5 нче сыйныфлар арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы уздырыласын белеп, сыйныфташларына көч биреп тору өчен, тулы составта җыелганнар иде алар. Юл йөрү кагыйдәләренең теория һәм практик өлешен эшләгәннән соң, беренче ярдәм курсәтү буенча сорауларга җавап бирү этабын да үттеләр. Укучыларның тырышлыгы бушка китмәде.

Аны кемнәр белән генә чагыштырмыйлар! Кемдер Татарстан Третьяковы (Третьяков галереясына нигез салучыларга тиңләп) ди, кем данлыклы полководец Жуков белән чагыштыра, кем стратег Шәймиевка охшата, кем беренче юл салучы ди, кем асылташка, җәүһәргә тиңли, кем каһарман, герой ди, кем фидакарь дип бәяли, кем... Һәм барысы да аның тиңдәшсез хезмәтен үзенчә, кабатланмастан бәяләргә омтыла. 

28 март көнне Балтачның 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасында “Бердәм дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында балаларның юл-транспорт бәла-казаларын кисәтү” темасына республикакүләм семинар узды. Анда Әтнә, Арча, Саба, Теләче, Лаеш районнарыннан килгән тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклаштылар. Әлеге семинарда мәгариф идарәсе методисты Нотфуллина Гөлнара Фирдәвес кызы да катнашты, районда бу юнәлештә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүнең эшчәнлеге белән таныштырды.

Агымдагы елның 28 мартында “Наз”үзәге социаль педагоглары Гульшат Салахова һәм Наталья Закирова тарафыннан Кече Лызи урта мәктәбендә “Бездә сәламәт яшәү рәвеше! Кушылыгыз.” диген флешмоб узды. Әлеге чарада Надежда Витальевна Зиатдинова җитәкчелегендәге 6 сыйныф укучылары катнашты. Бу чара яшь буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде.

Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты. ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының Балтач муниципаль районы буенча 4 нче утырышы үтте. 
 

Иске Көшкәт авылында яшәүчеләр өчен бик шатлыклы вакыйга булачак, дөрес, алар аны үзләре дә бүгеннән үк инде күреп йөриләр. Сүзем әлеге авылда төзелүче авыл мәдәният йорты турында.

 - 50 урынга исәпләнгән әлеге бинада «Водстрой» ширкәте төзүчеләре эшли. Төзелеш эшләре «Авыл клублары төзү» программасы нигезендә башкарыла. Ул 1 июльгә төзелеп бетәр дип күз алдында тотабыз, - диде район төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев.

Арча аграр сәнәгать hөнәри көллиятенең 2 нче номерлы филиалында татар халкының яраткан бәйрәме Нәүрүз үткәрелде. 
Безнең уку йортында һәр бәйрәм, һәр чара зур хәзерлек белән үткәрелә. Шул рәвешле уку һәм ял минутларын чиратлаштырып алып бару эшчәнлегебезнең төп максаты. Студентларыбыз да бик актив. Ул булмасын һөнәр ярышлары, ул булмасын халык бәйрәмнәре – һәммәсе дә бердәм булып чараларны югары дәрәҗәдә үткәрүдә үзләреннән зур өлеш кертә. 

Районыбыздагы һәр авылныӊ үз үзенчәлеге, үз тарихы, үз йөзе бар. Кешеләре, язмышлары төрле булса да, шөкер, алар бүген дә тормыш дулкыннарына бирешмичә, район халкыныӊ йөзен, мирасын, динен саклап,  тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылалар. Шушы энҗе бөртекләреннән тезелгән дисбедә Борнак авылы үзгә урын алып тора.

Балтач районының Чепья авылында ярты гасырлык тарихы булган гаҗәеп музей бар. Бу авыл үзе дә данлыклы. Татарстан читендә, Киров өлкәсе һәм Мари Иле республикасы белән киселештә урнашкан бу авылда менә инде күп еллар дистәгә якын милләт вәкиллләре тату гомер итә. Ерак үткәннән башлап бүгенгегә кадәр район турындагы барлык мәгълүматны үзендә туплаган музейны да шуңа күрә "Халыклар дуслыгы" музее дип атаганнар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International