“Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы үтте.

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Балтач гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары язгы каникулларын яраткан мәктәбендә уздыруны кулаерак күрә. 2-3 һәм 4-5 нче сыйныфлар арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы уздырыласын белеп, сыйныфташларына көч биреп тору өчен, тулы составта җыелганнар иде алар. Юл йөрү кагыйдәләренең теория һәм практик өлешен эшләгәннән соң, беренче ярдәм курсәтү буенча сорауларга җавап бирү этабын да үттеләр. Укучыларның тырышлыгы бушка китмәде.

2-3 нче сыйныфлар арасында:
1 нче урынны 3 нче А сыйныфы яулап алды.
2 нче урында исә 2 нче Б калды. 
3 нче урынга исә 3 нче Б сыйныфы лаек булды.

4 нче һәм 5 нче сыйныфлар арасында:
1 урынга 5 нче А сыйныфы алды.
2 нче урынны 4 нче А укучылары яулады. 
3 нче урынга 4 нче Б сыйныфы лаек дип табылды.

Афәрин малайлар һәм кызлар! Алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International