2017 нче елның 20 октябрендә Татарстан Республикасында барган Арменияның сәнгать көнен уздыру кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Армениянең әдәбият көне” исеме астында әдәби кичә булып узды.
20 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсенә икенче сыйныф укучылары килде. Алар китапханәгә йөрү тәртипләре, Бердәм китап укучы билетын (Единый читательский билет ) куллану тәртибе белән танышканнан соң мәдәни көндәлек проекты кысаларында “Экологическая сказка” исемле экологик викторинада көч сынаштылар.
Смәел авыл китапханәсе 1нче сыйныф укучылары белән "Таныш булыйк -мин китап"исемле мәдәни дәрес уздырды.Укучылар китапларның барлыкка килү тарихы ,китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.
2017 елның 18 октябрендә “Социаль туризм” программасы буенча социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендәге инвалидлар hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда экскурсиядә булып кайттылар.
14 октябрьдә Казан Агропарк сәүдә үзәгендә Балтач районы авыл жирлекләре һәм авыл хужалыгы продуктлары житештерүче хужалыклар ярминкә уздырды.
“Өлкәннәр hәм инвалидлар куркынычсызлыгын саклау” программасы кысаларында 2017 елның 18 октяберендэ социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Агымдагы елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Казан шәһәр Думасы депутаты Татьяна Воропаева һәм балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина эшлекле визит белән безнең районга килеп, гражданнарны кабул итә.
14 ноябрь көнне, сәг.10.00дә Балтач районы башкарма комитеты бинасында (утырышлар залы, 3 кат) Балтач шәһәр җирлеге һәм “Көньяк-Көнбатыш” микрорайонының генераль планы проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрелә.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан профилактика органнарының эшен оештыру һәм аңа контрольлек итү өчен район прокуроры каршында эшче төркем эшләп килә. Шушы көннәрдә аның чираттагы утырышы узды. Район прокуроры Айрат Низамиев җитәкчелегендә үткән әлеге утырышта сүз балалар тәрбиясе, авыр гаиләләрдә яшәүче балаларның иминлеге, аларга беркетелгән җәмәгать тәрбиячесе хакында барды
Гомәрова Фатыйма Гәзимҗан кызына 17 октябрь көнне 90 яшь тулды.