ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! 

Һөнәри бәйрәмегез – “Төзүчеләр көне” уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез. 

Башкарган хезмәтләрегез дәвамлы икән, димәк, безнең район үсә, халкының тормышы яхшыра бара дигән сүз. Бүген төзүчеләребез хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз яшәү өчен уңайлы мохит буларак зур үзгәрешләр кичерә. Балтачлыларга яңа йортлы булырга ярдәм итәсез, сезнең куллар аша социаль объектлар сафка баса, районыбыз көннән-көн матурлана, киңәя, үсә. Җиңелләрдән булмаган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Балтачның барлык төзүчеләренә дә нык сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, бәхет, җаваплы эштә яңа уңышлар телим. Барлык уй-ниятләрегез кешеләр өчен әһәмиятле гамәлләргә әверелсен һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итсен. 

Ихтирам белән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Бүген - 11 август көнендә үткәрелә торган эшлекле шимбә киңәшмәсе матур, истәлекле мизелләрдән башланды - районыбызның төзелеш өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт хезмәт куйган хезмәткәрләр бүләкләнде. Бертөркем хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 

ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы бүләкләренә ия булучылар:

Гафиуллин Раиф Нәкипович - җаваплылыгы чикләнгән «Гранит» җәмгыяте директоры; ...


10
август, 2018 ел
җомга

11 август, шимбә көнне, Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән яшенле яңгыр явачак. Синоптиклар фаразлавынча,  кыска вакытлы көчәючән җил булуы көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 - 20 метрга җитәчәк.

Мамадыш районы инвалидлар берлеге иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча, Балтач районының бер төркем инвалидлары  «Мой мир без границ» дип исемләнгән фестивальдә катнашып, уңай тәэсирләр белән кайттылар


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларда да коенмавың хәерлерәк. Ялгыз гына коенмагыз, эчкә үк йөзеп кермәгез - хәлегез бетүе ихтимал. Коену өчен махсус билгеләнгән урыннардагы чикләгеч билгеләрне узып чыкмагыз.

2018нче елның 8 августында гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү булекчәсенең психологы һәм опека булеге белгече Балтач муниципаль районнда тәрбиягә бала алган гаиләләргә ведомство ара рейдлар ясады.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Үзара салым хисабына җирлек территорясендә юлларны төзекләндерү эшләре бара.

Балтач районы иҗтимагый Советы вәкилләре коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары белән берлектә төзелеш бара торган объектларга  чираттагы  рейдка чыктылар. Бу юлы алар район үзәк китапханәсе бинасына тукталдылар. Биредә капиталь ремонт эшләре бара.  Төзелеш эшләренең барышына бәя бирү эшчәнлегендә район башлыгы ярдәмчесе Энҗе  Гарипова, район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев,  иҗтимагый Совет әгъзасы Фәләхетдин Гарафетдинов, үзәк китапханә мөдире Резида Зарипова катнашты.

Татарстан Росреестры, дәүләт оешмасы буларак, искәртә, дәүләт тарафыннан үз милкеңне өстәмә яклау ысулы каралган. Һәр күчемсез милек хуҗасы Татарстан Росреестрына гариза бирергә мөмкин, алыш-бирешләр аның шәхси катнашуында гына үткәрелә ала дип.

Татарстан  Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 2018 елның 9 августына һава торышы кискен үзгәрә:

- төнлә һәм иртән  20 м/с тизлеккә кадәрге  кыска вакытлы көчле җил һәм  яшенле яңгыр;

- төнлә һәм көндез төньяк-көнбатыштан 17 м/с  тизлеккә кадәр җил.

Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз. 

Өйләрегездән чыгып киткәндә ишек һәм тәрәзәләрне ябып куюыгыз сорала. Балаларның үзләрен генә  күзәтүсез калдырмагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International