ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Халыкара өлкәнннәр көне кысаларында, тернәкләнүчеләрнең илебез тарихына булган белемнәрен арттыру максатыннан, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Эрмитаж” музее буенча сәяхәт күрсәтелде

Росреестрның 10 еллыгына һәм дәүләт теркәү системасының 20 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасының Росреестр идарәсендә дәүләт җир күзәтчелеге өлкәсендә «Һөнәре буенча иң яхшы » конкурсы узды. Барлык катнашучылар да биремнәрне лаеклы үтәделәр. Бүләкләү тантанасы ноябрь аенда булачак.

Салавыч авыл китапханәсендә  «Тормышыбыз шатлыгы сез, өлкәннәр» дип исемләнгән тематик кичә  уткәрелде.


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

9 октябрь  көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Балтач урта мәктәбендә  10 нчы сыйныф укучылары өчен,  2018 ел - Татарстанда Л.Толстой елы уңаеннан,  “Гасырлар аша барыр иҗат” дип исемләнгән брейн-ринг  оештырылды.

ГХАТ хезмәткәрләре идарәне озак еллар җитәкләгән, лаеклы ялдагы Фирая Котдус кызы  Хәкимҗанованы өлкәннәр көне белән котладылар

9 октябрьдә төнлә урыны белән көнбатыштан көчле җил саклана, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, 8 октябрьдә кичен 23 метрга кадәр.

6 октябрь көнне  Яңгул  авыл китапханәсендә   “Үткәннәрне уйлап, киләчәкне барлап”  темасына библиографик дәрес үткәрелде.   


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

6   октябрь көнне Арбор авыл китапханәсендә  өлкәннәр көне уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары һәм аларның әбиләре белән “Кадерләргә соңламыйк” исемле очрашу-кичә үткәрелде.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Иске Салавыч авылында гомер итәче сугыш ветераны Хәбибуллин  Мөхлис Хәбибулла улына 5 октябрь көнне 95 яшь тулды. 

5 нче октябрьдә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында “Ягез әле, әбиләр һәм бабайлар” исеме астында саф һавада спорт чарасы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International