9 октябрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Балтач урта мәктәбендә 10 нчы сыйныф укучылары өчен, 2018 ел - Татарстанда Л.Толстой елы уңаеннан, “Гасырлар аша барыр иҗат” дип исемләнгән брейн-ринг оештырылды. Язучы иҗатын иң күп белүчеләр булып Зилә Гайсина, Элина Хөснетдинова, Ләйсән Мөхәмәтҗановалар танылды.