Халыкара өлкәнннәр көне кысаларында, тернәкләнүчеләрнең илебез тарихына булган белемнәрен арттыру максатыннан, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Эрмитаж” музее буенча сәяхәт күрсәтелде.
Сәяхәттә тернәкләнүчеләр алтын Скифларның күргәзмәсе, Пазырык курганнарының байлыклары, бронза һәм керамикадан эшләнгән әйберләре һәм күптөрле бизәү сәнгате үрнәкләре белән таныштылар.
Узган әлеге чаралар өлкәннәребезнең аң-белем дәрәҗәсен арттыра, илебез тарихына кызыксыну уята.