5 нче октябрьдә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында “Ягез әле, әбиләр һәм бабайлар” исеме астында саф һавада спорт чарасы уздырылды.
Тернәкләнүчеләр бирелгән ярыш биремнәрен бик теләп, яратып, җитезлек белән башкардылар. Катнашучыларга күңелле сынаулар: чиләккә шарны туры китереп кертү, шарларны кочаклап йөгерү, кыршау һәм туп, хоккей кәшәкәсе белән күнекмәләр башкардылар.
Узган чаралар һәр кешегә сәламәтлеккә файда һәм актив тормыш алып барырга мөмкинлек бирә.