Яңгул авылында яшәүче Гаптелбариев Гаптелбар Гаптелбари улына 2 февраль көнне 95 яшь тулды.
Чепья авылында яшәүче Дәминова Әлфия Хәйрулла кызына 1 февраль көнне 90 яшь тулды.
1 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә “ Ачылмаган серләр” исемле китап күргәзмәсе балалар язучысы Роза Хафизовага 90 ел тулу уңаеннан ясап куелды.
24 гыйнврь көнне Салавыч авыл җирлеге Советы утырышы узды.
2019 елда бу планлаштырыла:
- Балтачта: Ленин урамы буенча үзәк зират коймалары урнаштыру; Рәхимов - Төзүчеләр, Вахитов – К. Маркс, Гарифуллина – К. Насыйри урамнарындагы җәяүлеләр күперләрен реконструкцияләү ; периметр буенча металл коймалары урнаштырып, К. Якуб һәм Ф. Кәрим урамнарында балалар өчен уен мәйданчыклары сатып алу ; Ленин урамнары буенча асфальт-бетон өслекле җәяүлеләр өчен тротуарлар булдыру; Төзүчеләр урамнары буйлап җәяүлеләр өчен тротуарлар урнаштыру;;
30 нчы гыйнварда Улисьял авылында Куныр авыл җирлеге башкарма комитетының отчет җыелышы булды.
31 январь көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 2 сыйныф укучылары өчен «Кайнар Таш» дип исемләнгән әкият уку үткәрелде.
2018 нче елның 22ноябрь көнне үзәк китапханәдә халыкара Җәлил укулары бәйгесенең 2 туры уздырылган иде. Анда 8 яшьтән 21 яшькә кадәр 29 кеше катнашты. Жюри нәтиҗәләре буенча 11 кешенең эше Казанга Бөтендөнья татар конгрессына җибәрелде. Безнең районнан нәфис сүз осталары Муллагалиева Диләрә һәм Садыйков Данил бәйгенең 4 –финал этабына үттеләр. Китапханә коллективы аларны зур җиңүләре белән тәбрик итә һәм уңышлар теләп кала.
31 гыйнвар көнне Балтачта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының күчмә утырышы узды. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашу барышында эшкуарлар хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирде, бизнес алып бару барышында барлыкка килгән проблемаларны билгеләделәр.
"Әфганстан-безнең югалту һәм йөрәк ярасы" очрашу кичәсе