ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

25 нче гыйнвар көнне Сосна авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Анда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, җирлек депутатлары, авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, староста, участок инспекторы катнашты.

25 нче гыйнварда Смәел авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.С.Галимуллин, Балтач район прокуроры ярдәмчесе Г.М.Галиуллина, җирлек депутатлары, авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар катнашты.

Көн тәртибенә авыл җирлеге башлыгының 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде.   Катнашучыларны  2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштырылды.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы Балык Бистәсе шәһәр җирлегенең чистарту корылмаларыннан юынты суларны агызганда су объектларын саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Универсаль сервиста хезмәтләр Порталында https://uslugi.tatarstan.ru/gis_gmp/index дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасыннан (алга таба – ГМП ГМС) формалашкан түләүләр турында мәгълүмат алырга мөмкин, анда мәгълүмат дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында региональ мәгълүмат системасыннан (алга таба – РИС ГМП) керә.

29 нчы гыйнварда Нөнәгәр авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш 46нчы утырышы булды. Утырышта Балтач  районы финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Р.М., авыл җирлеге Советы депутатлары, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, җирлектәге оешма, учреждения җитәкчеләре, ветераннар һәм хатын-кызлар советы рәисләре, старосталар, дин әһелләре полиция участок инспекторы катнашты.

2 февраль көнне  Борнак  авыл китапханәсендә “Көчле рух: разведчиклар һәм партизаннар”исемле  китап  күргәзмәсе һәм кычкырып  уку оештырылды.

31 нче гыйнварда 2019 елда Чутай  мәдәният йортында «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы  продуктлары җитештерү кооперативының отчет җыелышы булды. Җыелышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хайретдинов А.Ф., Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З. катнашты.

 

2019 елның 4 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;  

- көндез буран;

- юлларда кар көртләре.

2 февраль көнне Шубан авылы китапханәсе «Көчле рухлы: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды һәм башлангыч сыйныф укучыларын Бөек Ватан сугышы партизаннары һәм разведчиклары турында кычкырып укырга чакырды.

2 февраль  көнне  Пыжмара  авыл  китапханәсендә “Көчле рухлы: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” исемле 6-7 сыйныф  укучыларына  акция  үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International