29 нчы гыйнварда Нөнәгәр авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш 46нчы утырышы булды. Утырышта Балтач районы финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Р.М., авыл җирлеге Советы депутатлары, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, җирлектәге оешма, учреждения җитәкчеләре, ветераннар һәм хатын-кызлар советы рәисләре, старосталар, дин әһелләре полиция участок инспекторы катнашты. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Нөнәгәр авыл җирлегенең 2018 елда бюджет үтәлеше проекты турында.
2. Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы һәм башкарма комитетның 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турында.
3. Балтач райоы эчке эшләр бүлеге участок инспекторының 2018 елдагы эшчәнлеге турында.
Көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.