2 февраль көнне Шубан авылы китапханәсе «Көчле рухлы: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды һәм башлангыч сыйныф укучыларын Бөек Ватан сугышы партизаннары һәм разведчиклары турында кычкырып укырга чакырды.
Кычкырып уку өчен Ибраһим Газимның «Йолдызлы малай» хикәясе сайланды. Китапханәче Бөек Ватан сугышының фаҗигале көннәре турында сөйләде. Балалар игътибар белән тыңладылар, соңыннан китапханәче «Йолдызлы малай» хикәясен укыды һәм укылган хикәя турында фикер алыштылар.
«Ул шомлы көннәрдә...» исемле китап күргәзмәсе ясалды, анда Бөек Ватан сугышы солдатлары, партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар тәкъдим ителде.