31 гыйнвар көнне Балтач узәк балалар китапханәсендә "Әфганстан-безнең югалту һәм йөрәк ярасы" исемле очрашу кичәсе үтте. Чарада Балтач урта мәктәбенең 2А сыйныф укучылары катнашты. Кичәдә Әфганистан сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Хәлил Исеев укучыларның сорауларына җавап бирде. Биредә шул чорны чагылдырган видеофильм күрсәтелде, балалар Әфганстан темасына мастер-класс күрсәттеләр.