«Кайнар Таш» - әкият уку

2019 елның 1 феврале, җомга

Бүген безнең өчен Гайдар турында хәтерне киләчәк буыннар өчен саклау, аның әсәрләрен уку һәм ярату бик тә мөһим.  22 гыйнварда кыска гына, әмма матур гомер кичергән, совет балаларының яраткан язучысы Аркадий Петрович Гайдарның тууына 115 ел тулды.

31 январь көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 2 сыйныф укучылары өчен «Кайнар Таш» дип исемләнгән әкият уку үткәрелде. Соңыннан әкиятләр буенча фикер алышу булды. "А. П. Гайдар – яраткан балалар язучысы» дигән тема астында китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чарада 10 укучы катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International