ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2019 ел
җомга

2019 нчы ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.Бу уңайдан 1 нче мартта Смәел авыл китапханәчесе тарафыннан урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен   “Без һөнәрләр сайлыйбыз” исемле чара уздырылды.

28нче февральдә Смәел авыл китапханәсендә  “Без белмәгән Төркия” исеме астында дәрес уздырылды.Төркия -  үзенең үзенчәлекле мәдәнияте,табигате белән аерылып торган ил .

2019 елның 27-28 февралендә Кайбыч шәһәр тибындагы поселогында 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында "Алтын алка" яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды.

2019 елның 6 мартында 18: 00 сәгатьтә «Факел» яшүсмерләр клубында «Факел» я/к күчмә кубогына рус шашкалары буенча ачык турнир узачак.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

       28 февраль көнне Балтач муниципаль районы мәдәният үзәгендә узган ел нәтиҗәләре буенча Балтач районы алдынгылары җыены булып узды.

"Татар язучылары-балалрга" библиогрфик дәрес

Кенәбаш авыл китапханәсендә  ел дәвамында  төрле чаралар үтеп тора. 25 февраль   көнне  китапханәдә   яшьләр  арасында  шахмат ярышы уздырылды. 


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 28 февраленә метеорологик фараз

Болытлы. Төнлә бераз кар; көндез кар, урыны белән буран.

Җил көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.  

Төнлә минималь һава температурасы -7..-12 .º

Көндез максималь һава температурасы -1..-6 .º

Юлларда бозлавык.

23 февраль көнне Чепья авыл җирлегенең Арбор авылында волейбол ярышлары булып узды. Бу ярышлар ел саен үткәрелә һәм хәрби хезмәт вакытында һәлак булучыларга багышлана.

 2019 елның 26 февралендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре пуля белән ату буенча спорт ярышы үткәрделәр. Бу ярышта бокс түгәрәкләренә йөрүче егетләр һәм аларның әтиләре зур кызыксыну белән катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International