27 февральдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Татар язучылары-балаларга" дип аталган библиографик дәрес үтте. Бибилографик дәрестә-Балтач урта мәктәбенең 4А,Б,В,Г сыйнфы укучылары катнашты. Алар уку залындагы белешмә китаплар, матбугат материаллары белән таныштылар, куллану кагыйдәләренә өйрәнделәр. Дәреснең икенче өлеше популяр балалар язучыларының әсәрләренә багышланды. Укучылар аларның иҗатлары белән таныштылар, әсәрләре буенча уеннарда катнаштылар.