Балтач районы алдынгылары җыены

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

   28 февраль көнне Балтач муниципаль районы мәдәният үзәгендә узган ел нәтиҗәләре буенча Балтач районы алдынгылары җыены булып узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Г. Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты В. В. Минһаҗев, Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе башлыгы М. Х. Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Т. Г. Һадиев, Әтнә муниципаль районы башлыгы Г. Г. Хәкимов, "Урта Идел су хуҗалыгы" федераль дәүләт учреждениесенең территориаль бүлеге башлыгы Ф. Ф. Мөхәммәтшин катнашты.

     Чарага районның предприятие һәм оешмаларының иң яхшы вәкилләре, авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау, социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләре чакырылган иде.

    Чараның мәртәбәле кунаклары Балтач районының төрле өлкәләрдәге авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

    Район алдынгылары җыенын Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин ачып җибәрде. Рамил Рәшит улы югары хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән иң яхшы хезмәткәрләргә җылы рәхмәт сүзләре белдерде. Алар адресына хезмәтләре өчен бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Район алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр һәм бүләкләр тапшырылды.

     Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Г. Әхмәтов район эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм билгеләп үтте: «Балтач районы республиканың башка районнары өчен авыл хуҗалыгын үстерү планында иң югары күрсәткечле район булып тора.  Биредә авыл хуҗалыгында тотрыклы хәл инде ике дистә ел саклана. Сөт җитештерү буенча Балтач районы лаеклы рәвештә икенче урынны алып тора. Республикада өч муниципаль район тәүлеклек сөт җитештерү буенча 200 тоннадан артык эшли. Балтач районында тәүлеккә 220 тонна сөт савылган (үсеш 8%) - бу республика муниципаль районнары арасында гына түгел, Россиянең башка төбәкләре арасында да бик яхшы күрсәткеч». М. Г. Әхмәтов барысына да намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа уңышлар теләде.

   Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды, анда Балтач муниципаль районының иҗат коллективлары чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International