2019 елның 21 һәм 22 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә туфракта урыны белән -1° кадәр туңдыру көтелә.
2019 елның 17 маенда «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре “Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты”ндагы «Гаилә көне» бәйрәмендә катнаштылар.
2019 елның 17 маенда " Хыял" яшьләр үзәге яшьләр өчен «Төнге дозор» квест уены үткәрде .
Уенда 3 команда катнашты. Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, машина белэн пунктларга барып җитәргә хэм андагы биремнэрне утэргэ кирәк иде. Яшьләр бик теләп катнашты.
Россиядә Эшмәкәрләр көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм көне Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 18 октябрендәге 1381 номерлы Указы белән билгеләнгән. Һөнәри бәйрәм булу дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан профессияне тану турында сөйли.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнарын үтәүне тикшерү барышында Казан шәһәре җирле үзидарә органы эшчәнлегендә бозулар ачыкланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе-Әгерҗе районыннан Исмагилов Рамил Салих улы крестьян-фермер хуҗалыгы. Үзе инвалид булып, 16 авыл кешесен эшкә урнаштырган, 630 гектар җир эшкәртә, 130 баш эре мөгезле терлек асрый.
17-18 май көннәрендә Балтач районында Көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. «Балтач» универсаль спорт залында узган ярышларда 1998-2000 елгы егетләр катнашты.
16-17 май көннәрендә Казанда җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелеге узды .
18 май көнне Карадуган гимназиясе базасында 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча район беренчелеге булып узды 7 мәктәптән барлыгы 100 спортчы катнашты( Норма урта мәктәбе, Балтач урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Балтач гимназиясе, Смәел урта мәктәбе, Чепья урта мәктәбе, Кече Лызи урта мәктәбе).
2019 елның 14 маеннан Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча Европа чемпионаты уза. Балтач муниципаль районы "Спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесе тәрбияләнүчеләре сул кул көрәше буенча ике алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар.