Армрестлинг буенча Европа чемпионаты. "Спорт мәктәбе" МБУ тәрбияләнүчеләре ике алтын медаль яуладылар

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2019 елның 14 маеннан Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча Европа чемпионаты уза. Балтач муниципаль районы "Спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесе тәрбияләнүчеләре сул кул көрәше буенча ике алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар.
Призлы урыннар:
1 урын Вәлиева Айгөл 45кг.
1 урын Мостафина Алсинә 55 кг авырлык категориясендә
2 урын Сәлахетдинова Эльвира 45 кг авырлык категориясендә
Җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын Сафиуллин Ранил Дамир улы һәм Сафиуллин Рамил Дамир улын котлыйбыз һәм армрестлинг буенча Европа чемпионатында илебез һәм Татарстан Республикасы данын танытканнары өчен зур рәхмәт белдерәбез!
Сез безнең горурлыгыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International