17-18 май көннәрендә Балтач районында көрәш буенча Татарстан Республикасы ачык беренчелеге булып узды. «Балтач» универсаль спорт залында узган ярышларда 1998-2000 елгы егетләр катнашты. Ярышларда 34 командадан 200 дән артык спортчы көч сынашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә берничә авырлык категориясендә иң яхшы көрәшчеләр билгеләнде.
Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әлмәт командасы алды. Икенче урында - Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары көрәшчеләре, өченче урында - безнекеләр.