ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Республикада чәчү кампаниясенең агымдагы барышы һәм терлекчелек тармагы үсеше турында сөйләде.

17 май көнне " Дулкын" бассейнында уку елы тәмамлануга багышланган  Шакирова Р. Х. призына йөзү буенча ярышлар булып узды. Ярышларда 15 спортчы катнашты.
 


18
май, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү

Балтач районында авыл эшмәкәрлеген үстерү буенча яңа инвестиция проекты хупланды


17
май, 2019 ел
җомга

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 10-12 июль көннәрендә Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәрендә узачак.

Казан дәүләт аграр университетында АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының турыдан-туры этабы узды
16 майда Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Бәйге авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты.

Анда Балтач муниципаль районы Дурга авылыннан тәрбиягә бала алган ата Егоров Владимир Ильич һәм Татарстан Республикасы Балтач районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы баш белгече Габдулакова М. Х. катнашты.

17 май көнне Балтач үзәк китапханәсендә “Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы”  уңаеннан, китап бәйрәме үткәрелде. Чарада Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, матур әдәбият бүлеге мөдире Газинур Морат, мөхәррир, якташыбыз Наилә Зыятдинова катнашты. Кунаклар очрашуга килгән китап сөючеләрне нәшрият эшчәнлеге, үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Китап бәйрәме якташ язучыларыбызның, үзешчән сәнгать хезмәткәрләренең чыгышы белән үрелеп барып, бик матур, оешкан төстә үтте.

2019 елның 15 маенда «Хыял» яшьләр үзәге «Күңелле стартлар» гаилә спорт-күңел ачу чарасы үткәрде.

16 май көнне район башкарма комитетының утырышлар залында " Минем шәҗәрәм" республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү буенча бәйрәм чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International