11 июль көнне 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Балтач районы прокуратурасының оператив хезмәткәре Салихов Д . Н. т арафыннан Чепья авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәреләчәк.
2019 елның 11 июнендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбе һәм гимназия мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен саф һавада уеннар оештырдылар. Без бу көнне дуслыкка багышладык. 4 мәйданчык оештырылды: "Ишегалды уеннары" , "Күңелле стартлар" , "Спорт площадкасы" һәм "Рэсем ясау площадкасы".
Балтач районы прокуратурасының оператив хезмәткәре Салехов Динар Наилевич 2019 елның 18 июнендә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Норма авыл җирлеге бинасында Норма авыл җирлеге гражданнарын кабул итәчәк.
2019 елның 12 июнендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайондагы балалар өчен «Без – Россиянең киләчәге» исемле уен викторинасын оештырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда авылда үз эшен ачкан, аягында нык басып торган, яраткан эш белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшмәкәрләр бар. Шундыйларның берсе - Татарстанның Зәй районы Сармашбаш авылыннан Халиковлар гаиләсе, ул үзенең мини-фермасын ачкан һәм һолланд сыры һәм өй куертылган.
Сабантуй-халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары бергә үрелеп барган хезмәт бәйрәме. Шуңа күрә нәкъ менә шушы бәйрәм көнендә җир хезмәтчәннәрен хөрмәтләү матур традициягә әверелде. 8 июнь көнне Чистай районында Сабантуй мәйданында районның иң яхшы механизаторларын хөрмәтләделәр.
Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында сыер абзарларын, машина-трактор паркларын, ындыр табак хуҗалыкларын, яшелчә-бәрәңге саклагычларын һәм сыер абзарларын капиталь ремонтлау чараларын үтәү, 2019 елда силос-сенаж траншеяларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
14 июнь 13.00 сәгатьтә Балтач шәһәр тибындагы поселогының мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.
Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 11нче июнендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.
2019 елның 9 июнь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов Балтач штб Сабантуй татар милли бәйрәмендә мәртәбәле кунак буларак катнашты. Бәйрәм мәйданы гадәттәгечә «Сабантуй» ял паркында урнашты. Чара район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм районның мактаулы кешеләре катнашында үтте.