Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексына урманнарның санитар, урман патологиясе торышы турында дөрес булмаган белешмәләрне яшергән яки биргән өчен җаваплылык каралган үзгәрешләр кертелде
13 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
2019 елның 10 июнендә «Хыял» яшьләр үзәге "Балтач" ял паркында Мегабол буенча ярыш үткәрде.
"Будем всегда Россией гордиться"-китап күргәзмәсе, рәсем бәйгесе
ТРПЦ филиалы хәбәр иткәнчә, 2019 елга антенна-фидер җайланмаларын план буенча эшләү графигы нигезендә, Шәмәрдән радиотелеүзәгендә 2, 3, 4 июль көнне 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение программалары тапшыруларын өзеп тору буенча ремонт эшләре башкарылачак.
Балтач районы башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион советы "Активист" хуҗалыгында булды һәм хезмәтне саклау буенча таләпләр үтәлешен тикшерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хуҗалык итүнең кече рәвешләренә ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру максатларында Россия менеджмент һәм агробизнесның инженерлык Академиясе («РИАМА» ФДБМУ) 17-19 июньдә фермерларның, авыл хуҗалыгы кооперативларының һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, район (муниципаль) администрацияләренең авыл хуҗалыгы бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре, КФХ ассоциацияләре "крестьян (фермер) хуҗалыгын оештыру" программасы буенча: яшь фермерларга ярдәм».
12 июнь көнне "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе Россия көне уңаеннан Россия триколоры белән тасмалар тарату буенча акция уздырды.
"Сабантуй" ял паркында һәм Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк мәйданында партия активистлары район халкын бәйрәм белән котладылар һәм тасмалар тараттылар.
Су Кодексының 4 бүлеге «РФ су куллану шартнамәсен төзү хокукына намуссыз судан файдаланучылар һәм анда катнашучылар реестрын алып бару өлешендә Россия Федерациясенең Су Кодексына үзгәрешләр кертү турында» гы 139-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә яңа статья белән тулыландырылды, аның нигезендә судан файдалану шартнамәсен төзү хокукына намуссыз судан файдаланучылар һәм анда катнашучылар реестрын алып бару күздә тотыла.
Халык йоласы буенча Сабантуй бәйрәменә әзерлек билгеләнгән көнгә кадәр берничә атна кала башлана. Бүләкләр җыю гадәте бүгенге көнгә кадәр сакланган. 2019 елның 11 июнендә «Факел " хезмәткәрләре түгәрәкләр белән берлектә СМУ микрорайоны буенча бу халык йоласы үткәрделәр.