12 июнь көнне "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе Россия көне уңаеннан Россия триколоры белән тасмалар тарату буенча акция уздырды.
"Сабантуй" ял паркында һәм Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк мәйданында партия активистлары район халкын бәйрәм белән котладылар һәм тасмалар тараттылар.