Мәҗит Хаҗип улы Салихов: авыл хезмәтчәннәрен Татарстан Президенты исеменнән котлау минем өчен зур дәрәҗә

2019 елның 11 июне, сишәмбе

2019 елның 9 июнь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов Балтач штб Сабантуй татар милли бәйрәмендә мәртәбәле кунак буларак катнашты. Бәйрәм мәйданы гадәттәгечә «Сабантуй» ял паркында урнашты. Чара район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм районның мактаулы кешеләре катнашында үтте.

Мәҗит Хаҗип улы Салихов бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләде һәм бәйрәмнең күркәм традицияләрен билгеләп, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның рәсми котлау сүзләрен тапшырды:

«Инде күп гасырлар дәвамында Сабантуй – безнең өчен иң яраткан һәм көтеп ала торган шатлыклы вакыйгаларның берсе. Кая гына яшәмәсен, мәйданга килгән һәрбер татар кешесе үзен милли мәдәниятенең бер бөртеге итеп тоя, туган теленең моңлы аһәңен тыңлап хозурлана, ярышларда, җыр-биюдә осталыгын күрсәтеп, рәхәтләнеп ял итә.

Сабан туенда, гадәттәгечә, республикабызны мулдан азык-төлек белән тәэмин итү өчен армый-талмый эшләүче иң алдынгы авыл хезмәтчәннәрен олылыйбыз. Аларның урыны – Сабантуй батырлары һәм күренекле мәдәният әһелләре белән беррәттән, мәйдан түрендә.

Татарстан җирендә рухият һәм туганлык чишмәләре һичкайчан кипмәс-саекмас, күңелле һәм нурлы Сабантуй исә безне игелекле һәм шәфкатьле гамәлләргә рухландырыр, дип ышанам.

Бу гүзәл бәйрәм һәрберегезгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен! Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм муллык телим.»

Мәҗит Хаҗип улы Салихов шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә һәм атказанган төзүчеләргә башкарылган эшләре һәм Балтач районы үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мактау грамоталарын тапшырды.

Әлеге чарада мөһим вакыйгаларының берсе булып WORLDSKILLS Эшче һөнәрләр чемпионаты флагы эстафетасы булды. Флагны волонтерлар кулыннан район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфтуллин һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов кабул итте. Флаг йөреше 2017 елда башланды. Бу вакыт эчендә ул 21 илне узды һәм Халыкара космик станциядә булырга өлгерде. Хәзер флаг Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре буенча йөрешен дәвам итә.

Кыр эшләре тәмамлануны милли ризыклар, уеннар, күргәзмә, ат чабышлары, спорт ярышлары һәм бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр. Кунаклар өчен мастер-класслар белән төрле мәйданчыклар, милли осталык күргәзмәсе эшләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International