ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елнын 10нчы июнендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү

үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова ДЦ “Волонтер” активистлары белән берлектә “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм хезмәт лагеренда “Россия – минем Ватаным” дип исемләнгән чара үткәрделәр.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 июнендә көнкүреш нигезендә  гаилә иминсезлеге һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча телефон " кайнар линия» се ачылачак. 

Җир кишәрлеген рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар үткәрергэ: Татарстан Республикасы, Балтач муниципаль районы, Югары Субаш авыл җирлеге, «ритуаль эшчәнлек» ка рөхсәт ителгән куллану төре белән, 16:12:040603:33 кадастр номеры белән урнашкан торак пункт җирләреннән.

2019 елның 27 июнендә «Яшьләр көне» бәйрәме кысаларында Коляскалар парады - әти-әниләр өчен якты һәм истә калырлык бәйрәм узачак. Балалар һәм ата-аналар белән бизәлгән коляскалар парады бәйрәм кунакларына бик күп якты һәм уңай тәэсирләр бүләк итәчәк. 

Балтач районында беренче тапкыр 2019 елның 27 июнендә "Балтач» ял паркында" ползункларда йөгерү»узачак. Әлеге конкурс социаль уңай потенциаллы яшь гаиләнең абруен күтәрү, гаилә мөнәсәбәтләре культурасын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт уеннары белән эчтәлекле сәламәтләндерү гаилә ялын популярлаштыру максатыннан үткәрелә

2019 елның 7 июнендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Норма урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен спорт уеннары оештырдылар. Чара " Наркотикларсыз тормыш»айлыгы кысаларында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларында терлек азыгы әзерләү һәм яклау чаралары барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


7
июнь, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән  һәм  шәхсән  үзем  барыгызны  да халкыбызның  милли  бәйрәме  - Сабантуй белән  котлыйм!  

6 июньдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында Татарстан Республикасы сөт хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен АКШ һәм Россиядә терлек азыгы әзерләү һәм үрчетү буенча конференция узды. 

6 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең 100 еллык юбилеена багышланган Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының түгәрәк өстәле узды. Фикер алышу темасы республиканың агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү һәм хокукый яклауның актуаль мәсьәләләре булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International