"Ползункиларда йөгерү" яшь спортчыларны җыя

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Балтач районында беренче тапкыр 2019 елның 27 июнендә "Балтач" ял паркында "Ползункиларда йөгерү» узачак. Әлеге конкурс социаль уңай потенциаллы яшь гаиләнең абруен күтәрү, гаилә мөнәсәбәтләре культурасын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт уеннары белән эчтәлекле сәламәтләндерү гаилә ялын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Йөгерештә 6 айдан 3 яшькә кадәр «спортчылар» катнаша ала. Ярыш кагыйдәләре бик гади: нәниләр 3 минутта йөгерәчәкләр. Ата-аналар үз балаларына көч биреп тора ала, ә менә сабыйларны куллары белән булышырга ярамый.

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 25 июненә кадәр ТР Балтач муниципаль районының ГХАТ бүлегенә гариза  тапшырырга яки электрон адреска җибәрергә кирәк Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru «Ползункиларда йөгерү»дигән хат темасына тамга белән. Гаризада баланың исем-фамилиясен, аның яше, ата-аналарның исем-фамилиясен, ярдәм төркемендә кеше санын, элемтәләрне күрсәтергә кирәк.
 Бала дүрт группаның берсендә катнаша ала:
1 төркем-елга кадәр 6 айдан;
2 төркем - 1 елдан 1,5 елга кадәр;
3  төркем-1,5 елдан алып 2,5 елга кадәр;
4 төркем-2,5 яшьтән 3 яшькә кадәр
"Ползункиларда йөгерү" конкурсын оештыручылар:
* Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге
* Балтач БРИК яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге


Яшь спортчыларыбызны көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International