ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 6 августында Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимова Миңнур Хөсәен кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) берлеге гаризасын тормышка ашыру турында» 06.06.2019 елдагы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» базасында (Казан шәһ, Галеев ур, 3а йорты), гражданнарның санлы грамоталылыгын күтәрү максатларында, гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү (1964 ел – 1968 елгы хатын-кызлар; 1959 ел-1963 елгы ир-атлар) буенча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә бушлай укыту оештырыла.

Президент «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның 12.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.

Федераль закон үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә гамәлгә ашыручы авыл җирлекләре вәкиллекле органнары депутатларының керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерү юлы белән җирле үзидарә үсешенә ярдәм итү максатларында эшләнде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019  - 2024 нче елларга    «Агростартап» проекты буенча     «Фермерларга  ярдәм  системасын  булдыру һәм авыл  кооперациясен үстерү» төбәк  проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында кече  хуҗалыкларда   авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  эшчәнлеген үстерү, авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  кече  һәм урта  эшкуарлык  субъектларына җәлеп  итүне  тәэмин  итү,   авылда  халыкны  эш белән  итүне  арттыру буенча  грант  бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын  сайлап алу  конкурсы  башлану  турында  игълан  итә.  

Хәзерге вакытта Татарстанда 8 күп фатирлы торак йорт төзелә (җидесе - Казанда һәм берсе - Яр Чаллыда), аларның акчалары эскроу счетлары механизмын кулланып җәлеп ителә. 2019 нчы елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан, эскроу счетлар кулланып, өлешләп төзүдә катнашу буенча 198 килешү теркәлгән.

Бүген  Теләче  муниципаль районында  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча   зона семинар-киңәшмәсе  узды.    Кече  хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны    үстерүгә  ярдәм  итү   мәсьәләләре  буенча  фикер алышуда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов, министр  урынбасары    Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир  мөнәсәбәтләре  һәм  кулланусылар  базары  идарәсе башлыгы  урынбасары    Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин, ун  муниципаль районның  башлыклары  һәм  авыл  җирлекләре  җитәкчеләре,    аграр  сектор  вәкилләре,  республика  парламенты депутатлары,  шулай  ук республиканың  профильле  министрлыклары  һәм  ведомстволары  вәкилләре катнашты.   

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның сорауларын анализлый, кирәкле мәгълүматны таба һәм оператор ярдәмендә дә, мөстәкыйль рәвештә дә диалог алып бара торган чат-бот сынала.

        Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 6нчы августта Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте. 


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  органик  продукциянең товар  тамгасына  махсус  хокуклар  алды.  Тиешле  таныклык  Роспатент тарафыннан  бирелде. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм   блогерлар  өчен һәр елда  уздырыла  торган   «Минем җирем - Россия» иҗат  конкурсына  заявкалар кабул итүне дәвам  итә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International