ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр кертеләчәк. Бу хакта журналистларга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

2019 нчы елның 8 нче августында "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Сабантуй" паркында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен уеннар үткәрделәр. Саф һавада спорт-күңел ачу яллары кызыклы һәм динамик рәвештә узды. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республикада яшәүчеләрне күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрында булган контакт мәгълүматларын вакытында яңартырга чакыра.

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче     Николай Титов  рәсилегендә  "Бакчачы көне – 2019" бәйрәмен уздыруга  әзерләнү  буенча   киңәшмә  узды.   Очрашуда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты   Валерий Власов,  Татарстан  Бакчачылар берлеге  рәисе    Владимир Дейнекин, шулай  ук  муниципаль районнарның  башкарма комитетлары  вәкилләре  һәм  Татарстан  Республикасының районнардагы   Бакчачылар ассоциацияләре  вәкилләре  катнашты.   

Искәртеп узабыз,  Татарстанда  6 августтан  19  августка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәләре  уза. Семинарлар уздыруда    Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,    муниципаль районнар  башлыклары, авыл  җирлекләре  башлыклары,    кооперативлар, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашалар.    

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елның  7 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.   Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.    

Чарада  Татарстан  Республикасының  муниципаль районнарындагы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләренең    селекция-нәсел эше  буенча  хезмәтләре  вәкилләре  һәм башка җаваплы  затлар  катнашты. 


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә «урман амнистиясе" турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.  Утырыш кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.  

Россия Президенты Владимир Путин "Дача амнистиясен" озайту турындагы законга кул куйды. Ул 2019 нчы елның 1нче мартында тәмамланды. Хәзер амнистия 2021 нче елның 1 нче мартына кадәр гамәлдә. Закон аны киңәйтте. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) электрон имза белән кул куелган күчемсез милеккә күчү яки аның хокукын туктату турында гариза бирү мөмкинлеге турындагы тамга кертү хокукын бирә торган законга кул куйды. Закон Дәүләт Думасы депутатларының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең уртак эше нәтиҗәсендә гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Росреестр закон проектына төзәтмәләр кертүдә катнашты.

Әгәр сезнең  күңелегездә   күптән  инде  үзегезнең туган  авылыгыз  турында сөйләү, яраткан авылыгызның  традицияләре  һәм матурлыгы турында  башкалар  белән  бүлешү  теләге  туган икән,  хәзер шуны  тормышка ашыра  аласыз.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы сезне  “Минем кече Ватаным”  конкурсында  катнашырга  чакыра.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International