ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 4 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән томан, көндез көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының семинар-киңәшмәсендә 2020 елда пай җирләре өчен аренда түләве күләме расланды һәм ул бер гектарга 800 сумнан да ким булмаячак.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее 2019 елның 1-10 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкән буын кешеләре өчен чаралар циклы уздыра.

2019 елның 2 октябрендә район Советының зур залында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елга гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының төп чаралары планы нигезендә 2019 елның 1 нче октябреннән алып 2 нче октябренә кадәр «Россия Федерациясе территориясендә идарә органнары һәм РСЧС көчләре белән гражданнар оборонасы буенча чараларны башкаруны оештыру» темасына гражданнар оборонасы буенча штаб күнекмәсе үткәрелде.

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстанның   Кама Тамагы районында эш сәфәре белән булды.  Сәфәрнең максаты - районның агросәнәгать куәтен һәм аның үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү.

1 октябрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайонының өлкән кешеләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Кабул итү вакытында гражданнар мәктәптә конфликтлы хәлләр, күп балалы гаиләләргә ташламалар, инвалид балаларга торак бирү программалары буенча консультацияләр алдылар. Шулай ук безнең районда мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру турында да тәкъдимнәр булды. Бер гражданкадан сабыйга вакытында һәм квалификацияле ярдәм күрсәткәннәре өчен район һәм Казан табибларына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Джамбулат Хатуов билгеләп  үткәнчә,  туфракның  әчесен  бетерүгә  2019 елда  аграрчылар  тарафыннан  тотылган  чыгымнарны  каплау  өчен   федераль бюджеттан  2020  елда     1 млрд сум  акча  бүленәчәк.    Аның  сүзләренә  караганда,  бу  уңдырышлылыкны  арттырырга һәм  бөртеклеләрне җыю буенча   план  күрсәткечләрен  үтәргә   ярдәм  итәчәк.      Алдан  башкарылган  бәяләүләр  буенча,  дәүләт  ярдәме  чаралары  нәтиҗәсендә  3,4 млн. гектар  мәйданда  әче  туфракны  известьлау буенча  планлаштырылган  чараларны  гамәлгә ашырганда алынган  өстәмә  ашлык   хакының  суммасы    2030  елга  кадәр      66 млрд сум  булачак.  

1 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Гомер көзе якты булсын!” дип аталган листовкалар таратты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International