Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 2 октябрендә район Советының зур залында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары, Комиссия рәисе Сабирҗанов Наил Нургаяз улы алып барды.

Утырышка шулай ук Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының әйдәүче консультанты Хәмитова Альбина Наил кызы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Гарифуллина Илсөяр Халәлетдин кызы, Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе өлкән инспекторы Шакирова Ләйсән Марат кызы, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Юнысова Раушания Илдус кызы, Татарстан Республикасы Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Әхәтова Альфира Фәрит кызы, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы прокуроры урынбасары Сәлихов Динар Наил улы.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне иртә ачыклау буенча муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСРК) эше турында». Доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы чыгыш ясады.
2. «Балтач районы белем бирү учреждениеләрендә укучыларны өстәмә белем белән тәэмин итү». Бу тема буенча сүз Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Шагаева Алия Юныс кызына бирелде.
3 «Балтач муниципаль районында Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозулар торышын анализлау. Яшүсмерләр арасында девиант тәртипне профилактикалау турында» дигән темага  Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек җитәкчесе усманов Илдар Котдус улы чыгыш ясады.
Утырышта комиссия әгъзалары, Балтач муниципаль районы мәгариф оешмаларының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, шәһәр җирлеге башлыгы, Балтач муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде һәм барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International