Бүген Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы өлкәннәребез арасында «Минем елларым – минем байлыгым» дип исемләнгән викторина уздырылды. Әлеге чарада өч команда көч сынашты.
Халыкара өлкәннәр декадасы кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә лаеклы ялдагы өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре уздырыла.
Шимбә көнне, 5 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакырабыз. Ярминкәләр иртәнге сәгать 6.00дан эшли башлый һәм аларда шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермерлык продукциясе сатып ала алалар.
"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең өлкән яшьтәге гражданнары өчен «Сабантуй» паркында физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкәннәрне игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар.
Начар метеорологик күренешләр: 5 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең көчәюе көтелә: төнлә-16 м/с, көндез-20 м/с (һәм Казанда).
4 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсендә өлкән буын китап укучыларыбыз өчен “Алтыннарга тиңләшердәй гомерләр” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
3 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә Балтач районы өлкәннәре өчен зур бәйрәм чарасы үтте. Өлкәннәребезгә кайнар чәй табыны оештырылды һәм район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты күрсәтелде.
2019 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәдәният йортында җиһаныбызда кешелек дөньясын михербанлыкка, игелеккә өндәүче бәйрәмебез- өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Бәйрәмнең нәкъ менә әйләнә- тирәне сары яфраклар бизәгән вакытка туры килүе дә рас кына. Алтынсу сары төсләр тибигатебезгә ямь биргән кебек, өлкәннәребез дә буыннар чылбырының кадерле һәм хөрмәтле затлары, күркәм бизәге.