Өлкәннәр көне - Хөрмәт һәм игелек бәйрәме

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәдәният йортында җиһаныбызда кешелек дөньясын михербанлыкка, игелеккә өндәүче бәйрәмебез- өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Бәйрәмнең нәкъ менә әйләнә- тирәне сары яфраклар бизәгән вакытка туры килүе дә рас кына. Алтынсу сары төсләр тибигатебезгә ямь биргән кебек, өлкәннәребез дә буыннар чылбырының кадерле һәм хөрмәтле затлары, күркәм бизәге.  

Бәйрәмгә юбилярлар, гаилә тормышы юбилярлары, медальләр һәм орденнар, мактаулы исемнәр ияләре, туган якның чәчәк атуына һәм үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләр чакырылган иде.

Концерт алдыннан чакырылган барлык өлкәннәр өчен кайнар камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Аннары чараның тантаналы өлеше башланды.

Сәхнәдән җылы котлау сүзләре белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаел улы һәм районыбыз кураторы, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе»  начальнигы Салихов Мәҗит Хаҗип улы чыгыш ясадылар. Алар залда җыелганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, барысына да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр.

Чара 1 октябрьдә туган юбилярларны һәм озак еллар тату һәм аңлашып яшәгән гаилә парларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Аларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Барлык өлкәннәр һәм шәхсән үз исеменнән Гарәфетдинов Фаләхетдин Гарәфетдин улы район җитәкчелеге адресына җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул килгән өлкәннәрне бәйрәм белән котлады һәм үзенең чыгышы белән шатландырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International