2019нчы елның 31нче октябрендә көнкүреш гаилә иминсезлеге һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны ачылачак.
Балтач гимназиясе укучылары “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә кунакка килделәр. Бүлекчә хезмәткәрләре балаларга бүлекчә буйлап экскурсия оештырдылар.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ эшчәнлегендә токсик индустрия калдыкларын гамәлдәге һәм ябык полигоннарда урнаштырганда табигатьне саклау һәм санитар-эпидемиологик законнарның үтәлешен тикшерү үткәрелде.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан «КВАРТ» АҖ табигать саклау законнары һәм сәнәгать куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерү үткәрелде
19 октябрь көнне Файзрахманов Габдрафик Гузаир улы призына шахмат турниры үткәрелде. Балтач гимназиясе, Балтач урта мәктәбе, Сосна мәктәбе, Борбаш урта мәктәбе, Кече Лызи урта мәктәбе, Норма урта мәктәбе, Салавыч күппрофилле лицее, Кукмара һәм Мамадыш районнары мәктәпләреннән килгән 50 шахматчы катнашты.
2019 елның 19 октябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Смайл шоу» уздырды. Түнтәр авыл клубында яшьләр өчен төнге дискотека вакытында төрле күңелле уеннары үткәрелде.
Начар метеорологик күренешләр: 24 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
2019 елның 18 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Карадуган урта мәктәбе укучылары һәм «Форпост» активистлары белән «Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау» дигән темага әңгәмә, видеоролик карау һәм видеоролик буенча фикер алышу үткәрде. Икенче көн тәртибендә: «Балтач районы территориясендә булган тәртип бозулар һәм аларны булдырмау» иде.
22 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә "Danon Россия" компаниясенең генераль директоры, Россиядә, БДБдә, Төркиядә һәм Якын Көнчыгышта сөт продуктлары бүлекчәләренең вице-президенты Чарли Каппетти белән рәсми очрашу уздырды.
Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ялны оештыруның иң яраткан формаларының берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган җанатарның күңелен яулап алгач, бу уеннар эш тәҗрибәсендә, мәктәптә, китапханәдә, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр белән эшләү клубларында киң кулланыла башладылар.