2019 елның 18 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Карадуган урта мәктәбе укучылары һәм «Форпост» активистлары белән «Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау» дигән темага әңгәмә, видеоролик карау һәм видеоролик буенча фикер алышу үткәрде. Икенче көн тәртибендә: «Балтач районы территориясендә булган тәртип бозулар һәм аларны булдырмау» иде.
Бу чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов, Балтач районы балигь булмаган балалар комиссиясенең жаваплы секретаре М.Р.Гыйләңева һәм специалисты Г.Ф.Шафикова, Карадуган урта мәктәбе директоры урынбасары Г.Р. Хашимова, Карадуган урта мәктәбе укытучылары, укучылары һәм «Форпост» хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 62 кеше булды.
Чара лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрү юлы белән террорчылыкны профилактикалау, экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләрен яктыртып, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлату максатыннан үткәрелде.